Тәнзилә Миңнуллина III урында

2012 елның 22 июне, җомга

“Нива” ҖЧҖ алдынгы сыер савучысы Тәнзилә Миңнуллина 41 нче республика бәйгесендә  үзенең һөнәри осталыгын күрсәтеп, зурлар арасында мәртәбәле 3 нче урынны яулап кайтты. Бәйге   20-21 июнь көннәрендә Питрәч районының ҖЧҖ «Рацин-Шәле» хуҗалыгында узды. Анда район ярышларында җиңү яулаган 44 оператор катнашты.

Бәйге өч өлештә оештырылган иде. Теоретик өлештә катнашучылар саву осталыгы һәм савылган сөт үзенчәлекләренә кагылышлы  сорауларга җавап бирделәр.

Чираттагы этап – саву аппаратларын сүтеп җыю. Биредә конкурсантларның җитезлеге һәм эшләренең сыйфаты бәяләнде.

Өченче өлеш - аппаратны савуга әзерләү һәм сыер савып күрсәтү.

Катнашучыларның осталыгын ТР авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендәге конкурс комиссиясе бәяләде. Н.Хаҗипов сүзләренә караганда, бәйге операторларның һөнәри осталыгын камилләштерү, машина белән саву ысулларында алдынгы алымнар белән таныштыру, яңалыкларны өйрәнү максатыннан оештырыла. Бәйгедә катнашучыларның осталыклары елдан-ел арта бара, алар тиз һәм дөрес карарлар кабул итәләр. Бу исә үз чиратында, уңай нәтиҗә буларак чагылыш таба, дип бәяләде конкурсантларны үз чыгышында ТР авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары.  

“Абсолют җиңүче” исемен Мөслим районы “Ык” агрофирмасыннан Наталья Жданова яулады. Зурлар арасында безнең Актаныш районы “Нива” хуҗалыгы алдынгы сыер савучысы Тәнзилә Миңнуллина мактаулы 3 урынга ия булды. Җиңүчеләргә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International