22 июнь-Бөек Ватан сугышы башланган көн

2012 елның 22 июне, җомга
Бүген Россиядә Хәтер һәм кайгы көне. Ул 1996 елның 8 июнендә РФ Президенты Указы нигезендә гамәлгә куелган һәм совет халкының немец фашистларына каршы Бөек Ватан сугышы башланган көнне билгеләп үтелә.
1941 елның 22 июне таңында Германия Советлар Союзына һәҗүм ясаган. Аның авиациясе аэродром, тимер юллар, хәрби-диңгез базаларына, хәрби частьлар урнашкан урыннарга һәм күп кенә шәһәрләргә ут ача. СССРга каршы Италия, Венгрия, Финляндия һәм Румыния чыга.
Советлар Союзы Икенче бөтендөнья сугышында бик күп кешесен югалта.
 Бу көн сугыш афәтен кичергәннәрнең яраларын кузгата, хатирәләрне яңарта...Сугыш вакыйгалары бездән ерагайган саен ветераннар сафы да сирәгәя бара. Бүген Актаныш районы буенча аларның саны 96 дан  артмый. Ирләре сугышта һәлак булучыларның 284 тол хатыны исән. Яшүсмерләр Бөек Ватан сугышы тарихын китаплардан гына укыр, дип ышанып калыйк. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International