Урып-җыюга әзерлек бара

2012 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Актаныш муниципаль районында комбайннар парады узды.

Бүген авылның иң гүзәл, иң матур чагы. Басу-кырларга чыксаң, күңел сөенә: кояшлы, җылы яңгырлардан соң игеннәр күкрәп үсә. Димәк, тиздән урып-җыю эшләре башланып китәчәк. Елның елында мул, саллы уңышлары белән бөтен республиканы сөендерүче Актаныш районы игенчеләре шуңа да ашыга. Ындыр табакларының, кирәкле техниканың уракка әзерлеген соңгы кабат тикшерәләр.

Комбайнар парады иртәнге сәгатьтән «Нур Баян исемендәге» хуҗалыкта башланды. Әлеге хуҗалыкның 5 комабайны булып, барысы да парадка бастырылган иде. Хуҗалыкка тиздән тагын бер TUCANO комбайны кайтырга тиеш. Үрә баскан солдатлардай горур тезелешеп  торган комбайн-тракторларның, төп җир эшкәртү техникасының  ремонтлану дәрәҗәсе, 2012 елның урып-җыю кампаниясенә әзерлеген, төзеклеген, көйләнүен, куелган таләпләргә җавап бирелешен муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләреннән гыйбарәт комиссия бәяләде.

Парад өлешләргә бүлеп 9 урында оештырылган иде, нәтиҗәләрне дә, шунда ук, урында ясый бардылар. Икенче тукталыш – “Әнәк” агрофирмасының  машина-трактор паркында. Агрофирманың барысы 23 комбайны булып, парадка 17 чыккан иде. Әнәклеләр үзләре, агрофирманың “Әтәс” бүлекчәсе хезмәтчәннәре яхшы әзерләнгәннәр. “Иске Кормаш” бүлекчәсендә исә кул җитмәгән кимчелекләр күзгә ташланды. Аларны күрсәтеп, тиз арада төзәтергә кушылды.

Урып-җыюга намус белән әзерләнгән, техникаларын яхшылап караган-төзәткән, комиссия тарафыннан кимчелекләре табылмаган  комбайнчыларга район бюджетыннан премия тапшырылды. “Наратлы”ҖЧҖ исә, моңа өстәп, үз хезмәтчәннәренә хуҗалык исәбеннән дә премияләр таратты.

Хуҗалык җитәкчеләре, баш инжененерлар, механизаторлар алдында Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Дәниф Харисов, урынбасары Рәфит Гарипов, механизация буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев  чиратлап чыгыш ясады.

-Башка еллардан аермалы буларак, комбайннарны ремонтлау, төзәтү бурычын көзен үк куйган идек, язын гына бу эшне җиренә җиткереп үтәү кыен. Шуңа күрә, комбайннарны башка еллардагыдан быел иртәрәк кабул итәбез. Өстәвенә, 6-8 июль көннәрендә республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә Татарстан Президенты Р.Миңнеханов катнашында районыбызда зур семинар узачак. Шул күзлектән дә чыгып, итәк-чабуларны иртәрәк җыярга тырыштык, — дип сөйләде район башлыгы Э.Фәттахов.  - Безгә булган икмәкләребезне түкми-чәчми җыеп алу бурычы йөкләнә. Әлбәттә, монда күп нәрсә комбайннарның әзерлеге һәм комбайнчыларыбыздан тора.

Быелгы ел үзенчәлекле килде. Көзге культуралардан  көткән уңышны ала алмадык. Язын аларның күбесен язгы культураларга алыштыруыбыз нәтиҗәле булды.

Явым-төшемнәр дә бездә соңлап яки аз төште. 2-3 июньдә, 19-20 июнь көннәрендә яуган яңгырлар  бик урынлы булды. Инде җир дымга туенды, димәк, уңыш быел да матур булыр, актанышлылар Актаныш игенчесе дигән исемгә тап төшермәсләр дип ышанабыз, -дип белдерде район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International