Җир һәм торак мәсьәләләре комиссиясе утырышы

2012 елның 19 июне, сишәмбе

Бүген район Башкарма комитеты каршындагы җир һәм торак мәсьәләләре комиссиясенең чираттагы утырышы район башлыгы Э.Н.Фәттахов катнашында узды. Утырышта барысы 35 гражданның гаризасы каралды.

Шәхси хуҗалык алып бару, йорт салу өчен җир сорап, яки аренда килешүе төзергә, аренда вакытын озынайтырга сорап  21 граждан мөрәҗәгать иткән. Җирлекләрдән җир кишәрлеге сораучыларга, нигездә, уңай җаваплар бирелде. Ә менә Актанышның үзендә кишәрлек алырга теләүчеләр белән эш кыенрак. Чөнки муниципалитетның буш кишәрлекләре юк, шуңа күрә бу сорау әлегә ачык кала, дип белдерде соңрак Актаныш муниципаль районы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе А.Тимиров. Комиссиядә, шулай ук, үзләренең пай җирләрен сорап мөрәҗәгать иткән 7 гражданның сораулары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International