Районда печән һәм сенаж әзерләү дәвам итә

2012 елның 20 июне, чәршәмбе

Хәзергә Актаныш муниципаль районы хуҗалыкларында 15574 гектар мәйдан күпьеллык үләннәрнең 9200 гектары чабылган, бу планның 60 процентын тәшкил итә. Узган тәүлектә күпьеллыклар 500 гектар мәйданда чабылган.

Бүгенге көндә район буенча 4500 тоннага якын печән һәм 12200 тоннадан артык сенаж әзерләнгән. Шартлыча бер баш терлеккә 2,4 центнер берәмлегендә терлек азыгы туры килә. Гомумән алганда, 6024 тонна терлек азыгы әзерләнгән.

20 июньгә бирелгән оператив мәгълүматларга караганда, башка хуҗалыклар белән чагыштырганда иң күп печәнне “Әнәк” агрофирмасы хезмәтчәннәре (845 тонна) әзерләгән. Шулай ук, “Башак” ҖЧҖ – 380 т, “Эконом” ҖЧҖ – 305 т хәстәрләп, эшне яхшы темпта алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International