ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2012 ел
шимбә
20-21 октябрь көннәрендә РФ Беренчелегенә узган хоккей ярышлары кысаларында “Лачын“ бозында Актаныш һәм Ижау хоккейчылары очраша.

19
октябрь, 2012 ел
җомга
Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең шахмат буенча остазлары Ф.Галимов һәм И.Имамов тәкъдиме белән, 19 октябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә Актаныш һәм Сарман яшь шахматчыларының иптәшләрчә очрашулары узды.
26-27 октябрьдә Казанда татарча көрәш буенча ярышлар үтәчәк.
Районда өлкәннәр ункөнлеге кысаларында игълан ителгән “Мәрхәмәтле телефон» республика акциясе тәмамланды. Аның кысаларында ярдәмгә мохтаҗ, тышкы дөнья белән элемтәгә керү, коткару, ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләрен чакыру мөмкинлеге булмаган районның 50 өлкәненә кәрәзле телефоннар таратылды.

18
октябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Ярты гасыр иңгә-иң куеп, гомер юлын бергә узган парлар – алтын туйларын каршылаучыларны район күләмендә хөрмәтләү тантанасы Актаныш төбәгендә инде күптән күркәм традициягә әверелде.
2020 елда укытучыларның хезмәт хакы 29 мең 700 сум тәшкил итәчәк. Әлеге саннарны 16 октябрь көнне ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф Комитеты утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов искәртте.

10-14 октябрь көннәрендә Әлмәт шәһәрендә авыл командалары арасында өстәл теннис буенча Татарстан Беренчелеге ярышлары узды. Анда Актанышның БЯСМ командасы яшь теннисчылары уңышлы чыгыш ясап, 3 урынны яулап кайтты.


17
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Авыл хуҗалыгында төп тотка–терлекчелек. Бу инде күптән икътисади яктан дәлилләнгән хакыйкать. Сөтле көнең – сыйлы көнең дигән халык әйтеме дә шуңа  ишарәли.

15
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан оештырылган бәйрәм тантанасы Актаныш муниципаль районында 14 октябрь көнне узды.
Сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзекләндерү, яңаларын төзү программасы нигезендә бу елда республикабызда авыл җирлекләрендәге модульле ФАПлар төзү хәрәкәте киң җәелде. Шундый объектларның берсе Актаныш муниципаль районының Уразай җирлеге Куян авылында 14 октябрь көнне үз ишекләрен ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International