Республикада яңа уңыш икмәгенә иң саллы өлешне, инде ничәнче ел рәттән сакланучы гадәт белән, Актаныш игенчеләре кертте. Район басу-кырларыннан алар 140 мең тонна ашлык җыйнап алдылар. Игенчеләрне Татарстан башкаласында хөрмәтләделәр.
Иртәгә – 6 октябрь көнне районыбызның өлкән яшьтәге кешеләре арасында машина йөртү осталыгына бәйге узачак.