Бу көннәрдә мәктәпләрдә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә эшләүчеләрнең бәйрәм рухы сизелеп тора. Ел саен көтеп алынган Укытучылар көне һәркемгә шатлык өләшә. Мәдәният сараенда 8 октябрьдә уздырылган районкүләм чарада шушы бәйрәм тәэсирләренең кульминацион ноктасын күрү мөмкин булды.
Тәбрикләүләр, бүләкләүләр җырлы-моңлы тамашалар белән бергә алып барылды. Авыр һәм катлаулы хезмәтнең бар җаваплылыгын үз иңнәрендә йөртүче мактаулы һөнәр ияләренә бу көн, чынлап та, олы бәйрәм бүләк итте.
“7 дней” тапшыруы әзерләгән сюжетны караганда районның белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәге казанышлары күздән кичте. Энгель Фәттаховны ТР мәгариф һәм фән министры итеп сайлауга этәргеч биргән сәбәпләрне ачып биргән фильмны бар да йотлыгып карады. Әйе, бер генә шәхескә багышланган кебек тоелса да, бу хезмәтләрнең асылында яшь буынга белем һәм тәрбия бирүче бик күпләрнең тырышлыгы ята.
Район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев: “Мәгарифне үстерүдәге юнәлеш дәвамлы булыр, районыбызның белем бирү өлкәсе республикада үзенең тоткан ролен югалтмас. Чөнки яшь буынны тәрбияләү көн кадагындагы мәсьәлә булып кала”, – диде.
Фаил Мисбах улы барлык укытучыларны, тәрбиячеләрне, мәгариф ветераннарын Укытучылар көне белән котлады, изге теләкләр юллады.
Район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район мәгариф идарәсе башлыгы Васил Салихов та котлау сүзләрен ирештерделәр. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүче педагог-оештыручыларны тәбрикләп, үз бүләкләрен тапшырдылар.
Сабырлык, тырышлык, белем – укытучыдан сорала торган иң төп сыйфатлар, мөгаен, шулардыр. Хәзерге алгарыш чорында һәрьяктан сәләтләрен үстерергә омтылучы балалар белән эшләү өчен әле болары гына да җитмәс. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә, дип юкка гына әйтмиләр.
“Безнең иң яхшы укытучы”, “Безнең яңа укытучы”, “Иң яхшы информатика укытучысы”, “Алгарыш” грантына ия булганнарның исемнәрен атадылар. Ә мәртәбәле кунак итеп чакырылган матбугат ветераннарын чәчәкләр, истәлек бүләкләре белән сөендерделәр.
Соңыннан абыйлы-сеңелле эстрада җырчылары Булат Нигъмәтуллин һәм Дилә Нигъмәтуллина Укытучылар көне белән тәбрикләп, дәртле, моңлы җырларын бүләк иттеләр.
Бәйрәм бәйрәм инде ул, үтә дә китә, ә хезмәт ел буе дәвам итә. Берничә сәгатькә сузылса да, әлеге бәйрәм чарасы дәресләр арасында була торган озын тәнәфес кебек кенә тоелгандыр. Алда – олы эшләр...Тамаша тәмам. Шулвакыт кемдер күңелләренә ел буена җитәрлек көч-дәрт алган мөгаллим-мөгаллимәләребезнең иңнәренә йомшак кына кагылып: “Сезне яраткан укучыларыгыз көтә”, – дип дәште сыман...Тәнәфесләр дә озын булмыйлар шул.
Филизә Сәлахова, "Актаныш таңнары" газетасы.