Искәндәр - Татарстан чемпионы

2012 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

4-6 октябрь көннәрендә Алабуга шәһәрендә “Татарстан яшьләре” газетасы призына 1994-95 елгы яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча Татарстан Республикасының ачык Беренчелеге үтте. Әлеге ярышларда республика районнары һәм шәһәрләреннән 49 команда, 331 спортчы көч сынашты. Актаныш БЯСМ командасы бәйгедә барысы 192 очко җыеп, 13 урынны алды. Шәхси нәтиҗәләрдә исә, 65 кг үлчәмдә яшь баһадирыбыз – Искәндәр Мортазин (остазы Татарстан Республикасының атказанган тренеры Илфир Әнвәров) Татарстан Республикасы чемпионы исеменә лаек булды. Хәзер ул Татарстан җыелма командасы составында Россия Беренчелегенә әзерләнә.

Искәндәр Казан шәһәренең аграр университетында белем ала.

“Актаныш таңнары” газетасыннан алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International