2012 нче елның 6 нчы октябрендә өлкән яшьтәгеләр арасында машина
йөртү осталыгына бәйге үткәрү турында
Положение
Конкурсның максаты:
- өлкән яшьтәге кешеләрне юл йөртү Кагыйдәләре куркынычсызлыгын пропагандалауга җәлеп итү;
- юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау;
- физик культура һәм сәламәт яшәү образын пропагандалау;
- машина йөртү осталыгын үстерү һәм автотранспортны куркынычсыз файдалануны пропагандалау.
Конкурсның таләпләре:
- конкурста 60 яше тулган ир-атлар һәм 55 яше тулган хатын-кызлар катнаша ала;
- конкурста катнашучыларның «В» категорияле машина йөртү таныклыклары булырга тиеш.
Конкурс 2 этапта үтә.
- 1 этапта 6 күнекмә башкарыла: «Алгы ход белән «змейка», «Стоянка», алгы ход белән «бокс», алгы ход белән «крест», «стоп-линия».
- 2 этапта юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча 20 сорауга җавап бирергә кирәк.
Бүләкләү
Җиңүчеләргә грамота һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.
Конкурс иске аэропорт мәйданында 6 октябрь көнне сәг. 10.00 да башлана.
Бәйгене үткәрү 80 санлы профессиональ лицей коллективына йөкләнә.