Бүген Пучы картлар йортында тәрбияләнүчеләрнең хәлләрен авыл башлыклары, район җитәкчеләре белеште.
Өлкәннәр декадасы дәвам итә. Мәктәпләрдә, оешма-предприятиеләрдә шунда эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне чәй табынына кунакка дәшү, бер күрешү – бер гомер дия-дия, иркенләп гәпләшү, концерт чыгышлары тәкъдим итеп, рухи азык бүләк итү инде районыбызда күптән күркәм гадәткә әверелгән. Бүген исә картлар үзләре кунаклар кабул иттеләр – Пучы картлар йортында тәрбияләнүчеләрнең хәлләрен авыл башлыклары, район җитәкчеләре белеште. Район Советы рәисе урынбасары вазыйфаларын башкаручы И.Бариев өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, аларга сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм имин картлык теләде. Һәр җирлек башлыгы үз авылларыннан бирегә килеп сыену-җылы тапкан өлкәненә бүләкләр тапшырды, яклаучысызларны район социаль яклау бүлеге сөендерде.
Районыбыз ветераннарының “Гәрәбә” ансамбле үзенең иҗат концертлары белән биредә еш кунак. Бүген дә алар дәртле җырлары белән өлкәннәрнең кәефләрен күтәрделәр, моңлы җырлары белән сагыш дәрьяларын чайпалдырдылар, бию һәм шаян сүзләрен дә мул бүләк иттеләр. Пучы Картлар йортында бүген 53 кеше тәрбияләнә, аларның 5сен – районыбызга читтән килүчеләр тәшкил итә. Аларга барысы 18 кеше хезмәт күрсәтә. Карттлар йортының җитәкчесе Р.Әпсәләмова әйткәнчә: “Безгә кызым, дип дәшүчеләр дә, әни яки апа диючеләр дә бар. Һәммәсен көйләп, җаена торып эшләргә тырышабыз. Алар да бит кешечә ягымлы мөгамәләгә лаек, җылы сүзгә мохтаҗ”.
Картлык көннәрендә күңел тынычлыгы һәм сәламәтлек ташламасын инде аларны!