Бүген, 21 нче сентябрь көнне Актаныш гуманитар гимназия-интернатында, “Көзге яхшы эшләр атналагы – Яхшы эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында, җиденче сыйныф волонтер-укучылары үз мөгаллимнәре белән берлектә агач утырттылар. Уртак тырышлык белән гимназия территориясендә 150 яфраклы агач – миләш утыртылды.
Халыкара тынычлык көне — 21 сентябрь көнне БМО тарафыннан 2002 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көнне бөтен илләргә сугыштан һәм ут ачудан туктарга тәкъдим ителә. Туган илебездә дус һәм тату яшәсәк иде! Сугышлар, низаглар барысы да кеше гомерен кыскарта гына. Нинди бәхет бит ул — бернидән курыкмыйча, аяз күктә ак болытлар йөзүен, тынычлык кошлары – ак күгәрченнәр очуын күзәтү!
21 сентябрь көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә Актанышның 2 санлы урта мәктәбенең 2 “А” сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Лүзия Хуҗина ) катнашында тынычлык дәресе булып узды.
25 нче сентябрь көнне район үзәгендә Милләтләр кроссы булып узачак. Анда теләгән һәркем, яшь категорияләренә бүленеп катнаша ала.
Бүген, 21 сентябрь көнне 9.00 сәгатьтә "Бүләк" чаңгы трассасында СССРның җиңел атлетика буенча спорт остасы, РСФСРның халыклар Спартакиадасында марафон Чемпионы, 1975 елда СССРның иң көчле 25 җиңел атлетлар санына кергән Фирдәвис Шәем улы Шәемов призына кросс башланып китте.
Ярышларда районыбызның гомуми белем бирү мәктәпләре, Актаныш технологик техникум студентлары командалары көч сынашачак, шулай ук ветераннар өчен дә ярышлар оештырылачак.
Татарстанның Казан Кремле һәм Казан федераль университеты бинасы яңа купюраларга символ сайлау конкурсының финалистлары, дип табылды.
Хөрмәтле Актаныш муниципаль районы сайтын кулланучылар!
17 сентябрь көнне Авзалов Нияз исемендәге хоккей буенча бөтенроссия турниры узды. Турнирда Актаныш, Минзәлә, Лениногорск, Туймазы командалары катнышты.
СССРның җиңел атлетика буенча спорт остасы, РСФСРның халыклар Спартакиадасында марафон Чемпионы,1975 елда СССРның иң көчле 25 җиңел атлетлар санына кергән Фирдәвис Шәем улы Шәемов призына кросс оештырылачак.
20 сентябрь көнне “Актаныш” универсаль спорт комплексында район үзәгендә һәм җирлекләрдә урнашкан мәктәпләрнең укытучылары катнашында спартакиада узды.