Актанышта кросс ярышлары башланды

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Бүген, 21 сентябрь көнне 9.00 сәгатьтә "Бүләк" чаңгы трассасында СССРның җиңел атлетика буенча спорт остасы, РСФСРның халыклар Спартакиадасында марафон Чемпионы, 1975 елда СССРның иң көчле 25 җиңел атлетлар санына кергән Фирдәвис Шәем улы Шәемов призына кросс башланып китте.

Ярышларда районыбызның гомуми белем бирү мәктәпләре, Актаныш технологик техникум студентлары командалары көч сынашачак, шулай ук ветераннар өчен дә ярышлар оештырылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International