20 сентябрь көнне “Актаныш” универсаль спорт комплексында район үзәгендә һәм җирлекләрдә урнашкан мәктәпләрнең директор һәм укытучылары катнашында спартакиада узды.
Спартакиадада яхшы күрсәткечләргә ирешкән мәгариф хезмәткәрләре, октябрь уртасында узачак Бөтенреспублика укытучылар спартакиадасында, Актаныш районы данын яклап, чыгыш ясаячаклар.
Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде:
Гомумкоманда урыннары - төп мәктәпләр арасында
3 урын Теләкәй мәктәбе
2 урын Такталачык коррекцион мәктәбе
1 урын Меңнәр мәктәбе
урта мәктәпләр арасында
3 урын Пучы мәктәбе
2 урын АСОШ №1
1 урын АСОШ №2.