ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2016 ел
җомга

Хөрмәтле Актаныш муниципаль районы сайтын кулланучылар!


22
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

23 сентябрь көнне Актаныш Туган як музеенда Россиядә кино елы уңаеннан һәм  район үзешчән кино сәнгатенә нигез салучы Рим Гаян улы Мостафинның тууына 70 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла.

22 сентябрь көнне, Актаныш балалар үзәк  китапханәсендә, Актаныш 1 санлы урта мәктәбенең 2”Б” сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Айсылу Әхмәтҗанова) өчен  “Балалар өчен журналлар һәм газеталар”  дигән исемдә  библиографик дәрес үткәрелде.  Дәресебезнең максаты: балаларны  периодик басмалар белән таныштыру, аларга кызыксыну уяту иде.

21 сентябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре мәдәният һәм ял паркында  "Көз- моңлы күз" темасына "Шигъри гөләндәм" үткәрде.

Нияз Авзалов истәлегенә багышланган хоккей турниры быел иртәрәк – 16-18 сентябрьдә үк узды. 2005 елгы яшь хоккейчылар командалары – Минзәләнең “Кречеты”, Лениногорскидан “Нефтяник”, Туймазының “Девон” һәм безнең “Лачын” егетләре салкын боз өстен уттай кыздырды. “Лачын”, шәп уен күрсәтеп, быел турнир чемпионы исемен яулады. 

Октябрь аенда хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башлана. Армия сафларына китәчәк егетләр 3-14 октябрь көннәрендә район хәрби комиссариатында медицина тикшерүе үтәчәк. Безнең районнан бу көздә иллеләп егет солдат итеге кияр дип көтелә.

Узган атнада “Яшьлек” мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагындагы август  ае нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Сөйләшүне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов алып барды. 

21 сентябрь көнне "Лачын" чаңгы трассасында СССРның җиңел атлетика буенча спорт остасы, РСФСРның халыклар Спартакиадасында марафон Чемпионы, 1975 елда СССРның иң көчле 25 җиңел атлетлар санына кергән Фирдәвис Шәем улы Шәемов призына кросс үтте.

Хөрмәтле Актаныш муниципаль районы сайтын кулланучылар!


21
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

20 сентябрь көнне “Актаныш” универсаль спорт комплексында  район үзәгендә һәм җирлекләрдә урнашкан мәктәпләрнең директор һәм укытучылары катнашында җәйге спартакиада узды.
Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе командасы I урын яулады.
Аерым төрләрдә урыннар түбәндәгечә: Нуриахметов Р.П. - III урын (армрестлинг), Исламова М.Д. - III урын (армрестлинг), Тимиров Р.Н. - I урын (бадминтон), Ганиева Ф.Ф. - III урын (бадминтон), Яманов Р.Р. - I урын (винтовкадан ату), Булатов Р.Р. - III урын (озынлыкка сикерү), Вахитов И.Р. - III урын (җиңел атлетика), Гильфанова Г.Р. - III урын (озынлыкка сикерү), канат тартышу буенча команда - III урын.

Спартакиадада яхшы күрсәткечләргә ирешкән мәгариф хезмәткәрләре, октябрь уртасында узачак Бөтенреспублика укытучылар спартакиадасында, Актаныш районы данын яклап, чыгыш ясаячаклар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International