ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2016 ел
җомга

Моның өчен барлык районнар да җитештерү индексы буенча уртача республика күрсәткеченә тиңләшергә тиеш.

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан 1 октябрь көнне районда ярминкә үткәрү планлаштырыла. Бу көнне авыл хуҗалыгы продукцияләре базардагы бәяләрдән арзанракка тәкъдим ителәчәк.

Кош итенең бер килограммы – 115, күркә ите – 235, бозау ите –250-300, дуңгыз ите – 230-270, сарык ите – 320-380, югары категорияле йомырканың дистәсе – 55, сайланма категорияле йомырканың дистәсе – 50, беренче категорияле йомырканың дистәсе – 45, савытка бушатып ала торган сөтнең литры 28-30, каты сырның бер килограммы – 280-330, ак майның килограммы – 300, шикәр комының бер килограммы – 44, югары сортлы онның килограммы – 20, карабодай ярмасының бер килограммы – 49, бәрәңгенең бер килограммы – 10, кишернең бер килограммы – 12-15, кызыл чөгендернең килограммы – 10-15, суганның килограммы – 17-18, кәбестәнең килограммы – 8-10, бодайның килограммы – 9, арпаныкы – 8, арышныкы– 6, карп балыгының килограммы 150 сум булыр, дип фаразлана.

Ярминкәдә шулай ук кипле печән, салам да алып булачак. Ярминкәдән үзенә җитәрлек күләмдә печән, салам алып калсын өчен, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе халыктан заявка җыя. 3-13-12 телефонына шалтыратып, үзегезгә ничә кип салам һәм печән кирәклеген әйтә аласыз. 

Безнең Актаныш авылында һәм районыбызның бик күп авылларында дини гыйлем алу курслары эшли. Укыту  Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан расланган укыту программасы нигезендә алып барыла. Актаныштагы мөгаллим-мөгаллимәләребез барысы да мәдрәсәләрдә дини гыйлем алган кешеләр. 

 

Быел укулар 1 октябрьдән башлана. Район имам-мөхтәсибе белән килешү нигезендә, быел беренче класска килүчеләрне Закирова Зөһрә – шимбә көнне иртәнге якта, Гатауллина Фәүзия – дүшәмбе көнне иртәнге якта, Шәвәлиева Рәйсәлә – сишәмбе көнне иртәнге якта, Вәлиева Рәйханә - сишәмбе көнне кичке якта, Нуретдинова Рәдифә   чәршәмбе көнне кичке якта укытачак.Гәрәева Дилбәр һәм Хәбибуллина Зәнфирә укучы кыз балаларны якшәмбе көнне кичке якта укыта.

 

 Быел МТС бистәсендәге Гамбәрия мәчетендә дә укытулар оештырыла. Анда Галимова Лидия дүшәмбе көнне иртәнге якта укытачак.

 

 Намаз укырга өйрәнергә, намаз укуларын дөресләргә теләүчеләр өчен аерым намаз укырга өйрәтү төркеме булдырырга уйладык. Бу төркемдә Гәрәева Дилбәр эшләячәк. Тәкъдим ителгән укытучыларны сайлап алып, мәчет каршындагы курсларга рәхим итегез. 

 

Сорауларыгыз булса, түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итә аласыз: Закирова Зөһрә – 8 9600623269, 3-13-97; Гатауллина Фәүзия – 8 9600735014, Шәвәлиева Рәйсәлә – 8 9600548487, 3-19-32; Вәлиева Рәйханә – 8 9270409128, 3-19-79; Нуретдинова Рәдифә – 8 9655848268, 3-18-03; Гәрәева Дилбәр – 8 9274845967, 3-01-41; Галимова Лидия – 8 9061230813.

Россия парламентына сайлаулар белән бер үк вакытта Актанышның дүрт авыл җирлегендә – Такталачык, Аккүз, Югары Яхшый, Иске Кормашта өстәмә сайлаулар үтте. Биредә яшәүче бер округ халкы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына да депутатлар сайлады. 

 

 

Авыл җирлекләрендә бермандатлы округлар буенча өстәмә сайлауларда сайланган депутатлар: 

Округ

Депутат

Тавыш, %

2 нче санлы Аккүз бермандатлы сайлау округы

Ямалова Альбина Кәшби кызы

96,59

4 нче санлы Югары Яхшый бермандатлы сайлау округы

Хәнипов Айрат Рәис улы

85,0

4 нче санлы Иске Кормаш бермандатлы сайлау округы

Газизов Әлмир Нәҗип улы

100,0

6 нчы санлы Такталачык бермандатлы сайлау округы

Мирзануров Рәдис Мирзариф улы

95,5

Меңнәр авыл китапханәсендә "Көз күчтәнәчләре" дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде.

Бадминтон буенча республика чемпионатында Актаныш командасы IV урынны яулады

Узган атнада Казанда “Авыл укытучысы -2016” бәйгесенең йомгаклау этабы үтте. Республикабызның төрле төбәкләреннән килгән авыл укытучылары Мәгарифне үстерү институты галим-методистларыннан торган мәртәбәле жюри әгъзалары каршында имтихан тотты, үзләренең талант-сәләтен, осталыкларын күрсәтте.

 

Алар әзерләгән мастер-класслар темаларының төрлелеге, актуальлеге, яңа технологияләргә корылганлыгы белән аерылып торды.

 

Бәйгенең абсолют җиңүчесе – гимназиянең татар теле, әдәбияты укытучысы Л.Ф.Әһлетдинова. 5 октябрьдә Укытучылар көне уңаеннан үткәрелгән республика чарасында Ландыш Филүс кызы бүләкләнәчәк. Конкурсның партнерлары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты.

25 нче сентябрь көнне район үзәгендә Милләтләр кроссы булып узачак. Анда теләгән һәркем, яшь категорияләренә бүленеп катнаша ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International