Бадминтон буенча республика чемпионатында Актаныш командасы IV урынны яулады

2016 елның 23 сентябре, җомга

Бадминтон буенча авыл командалары арасында республика чемпионаты 16-18 сентябрь көннәрендә Теләчедә үтте. ХIII “Сәламәтлек” авыл спартакиадасы программасы кысаларында оештырылган ярышларда 16 командадан 100дән артык уенчы катнашты.

Актаныш районы җыелма командасы анда IV урынны яулап кайтты. Парлы разрядта Рәзил Хәбибуллин һәм Булат Исламов – II, шәхси беренчелектә Рәзил Хәбибуллин III урынга лаек булганнар. Остазлары – Алгинат Гәрәев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International