25 нче сентябрь көнне район үзәгендә Милләтләр кроссы булып узачак. Анда теләгән һәркем, яшь категорияләренә бүленеп катнаша ала.
“Милләтләр кроссы” – Россия территориясендә үткәрелә торган спортның җәйге төрләре буенча иң масштаблы массакүләм спорт чарасы. Россиякүләм йөгереш көне – массакүләм йөгереш кенә түгел, ул район тормышында социаль яктан әһәмиятле чара да булып тора.