ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Физик әзерлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән 25 сентябрьдә Актанышта җиңел атлетика буенча кросс үткәрелде. 

Массакүләм узышта Актаныш муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре, үз коллективлары белән предприятие җитәкчеләре, пенсионерлар  һәм мәктәп укучылары катнашты.

Кросста катнашучыларны район башлыгы Фаил Камаев сәламләде. Ул бүген Актанышта зур бәйрәм икәнен билгеләп үтте, актанышлыларның  массакүләм йөгерештә соңгы елларда актив катнашуын әйтте.

Җиңел атлетика узышының маршруты башка еллардагы кебек район үзәге урамнары буйлап үтте.

Иске Кормаш мәктәбе укучылары, укытучылар һәм мәктәп директоры катнаштылар. Укучылар да яхшы күрсәткечләр ия булдылар . 1 нче категорияле физик культура укытучысы Газизов Илдус Нәҗип улы 31-45 яшьлек ир-егетләр арасында 2 урынга лаек булды.   

 

Алдагы елларда да, сәламәт булып, ярышларда катнашырга язсын!


25
сентябрь, 2016 ел
якшәмбе

 Физик әзерлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән 25 сентябрьдә Актанышта җиңел атлетика буенча кросс үткәрелде. 


24
сентябрь, 2016 ел
шимбә

22 нче сентябрь көнне, башлангыч сыйныф укытучысы Кашапова Ә.Б. Алабуга шәһәрендә үткәрелгән төбәкара семинарда катнашты. Чарада 4 нче сыйныфта үткәрелә торган тестлар турында сөйләшүләр алып барылды.

"Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында мәктәбебездә бердәм мәдәни дәрес үткәрелде. Әлеге дәрестә 1-4 сыйныф укучылары, укытучылар, китапханәче Гибадуллина Р.Н. катнашты. Дәрес барышында Татарстан Республикасы мәдәнияты турында әңгәмә үткәрелде, мәдәни көндәлек алып баруның әһәмияте, аның әчтәлеге турында аңлатылды.

Чара ахырында укучыларга тантаналы рәвештә көндәлекләр тапшырылды.

20 сентябрь көнне Актанышта район укытучыларының Спартакиадасы узды. Ярышта Меңнәр мәктәбе коллективы төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында мактаулы 1 урынга лаек булды.  Җиңүчеләргә башкарма комитетның яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлегенең грамотасы һәм истәлекле бүләге тапшырылды. 

21 сентябрь көнне "Лачын" чаңгы трассасында  җиңел атлетика буенча спорт остасы  Фирдәвис Шәем улы Шәемов призына кросс үтте. Анда безнең мәктәп командасы уңышлы чыгыш ясады һәм мактаулы 2 нче урынга лаек булды. Укучыларны һәм остазлары Газизов Илдус Нәҗип улын зур җиңүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар телибез!

Мәктәпләрдә 19 сентябрьдән фән олимпиадаларының 1 туры башланды. 19 сентябрь- тарих, 21 сентябрь көнне укучылар математикадан олимпиада биремнәре үтәделәр.Укучыларга уңышлар телибез!

Мәктәбебездә балаларга гриппка каршы прививкаларның бала организмы өчен кирәклеге аңлатылды һәм ата-аналары каршы булмаганнарга прививкалар ясалды.

20 сентябрь көнне “Актаныш” универсаль спорт комплексында  район үзәгендә һәм җирлекләрдә урнашкан мәктәпләрнең директор һәм укытучылары катнашында җәйге спартакиада узды. 
 Аерым төрләрдә урыннар түбәндәгечә:    Газизов Ф.Ф. VIP йөгерүдә-II урын, Зарипова Л. - III урын (армрестлинг) 

Спартакиадада яхшы күрсәткечләргә ирешкән мәгариф хезмәткәрләре, октябрь уртасында узачак Бөтенреспублика укытучылар спартакиадасында, Актаныш районы данын яклап, чыгыш ясаячаклар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International