Меңнәр мәктәбе яңалыгы

2016 елның 24 сентябре, шимбә

20 сентябрь көнне Актанышта район укытучыларының Спартакиадасы узды. Ярышларның төп максаты булып сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнергә өндәү тора. Спартакиаданың программасы буенча җиңел атлетика, кыска дистанциягә йөгерү, урыннан ераклыкка сикерү, армреслинг, бадминтон, ату, канат тарту кебек ярышлар узды. Ярышта Меңнәр мәктәбе коллективы төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында мактаулы 1 урынга лаек булды.  Җиңүчеләргә башкарма комитетның яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлегенең грамотасы һәм истәлекле бүләге тапшырылды. Афәрин!.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International