Хөрмәтле Актаныш муниципаль районы сайтын кулланучылар!
26 сентябрь көнне район мәдәният хезмәткәрләренең еллык эшчәнлегенә багышланган конференция узды. Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова конференция эшендә катнаштылар.
Конференциянең пленар өлешенә күчкәнче чарада катнашучылар РФ Кино елына, ТР Г.Тукай тулуга 130 ел, Су саклау зоналары елы, Актаныш районында бию елы уңаеннан оештырылган “Мәдәнифэст” күргәзмә-композициясе белән таныша алдылар.
26 нчы сентябрь көнне мәктәбебездә ярминкә булып үтте. Монда нәрсә генә юк иде! Өйдә пешкән камыр ашлары һәм кулдан эшләнгән әйберләр, төрле яшелчә салатлары. Бөтен кешене камыр ашларының төрлелеге, өстәлләрне бизәү фантазиясе, продуктларны рекламалау осталыгы кызыксындырды. Сатып алучылар ашамлыкларның күплегенә шаккаттылар.
25 нче сентябрь көнне Актанышта «Бөтенрәсәй йөгерү көне» уңаеннан, «Милләтләр кроссы — 2016» узды.
20 нче сентябрь көнне район күләмендә үткәрелгән мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасында безнең мәктәп командасы уңышлы нәтиҗәләргә ирешете. Шулардан: армрестлинг буенча З.Әхмәтова - II, бадминтон буенча А.Шакирова - III, аркан тарту ярышында команда - II урынны яуладылар.
21 нче сентябрь көнне укучылар арасында үткәрелгән көзге кросста VII класс укучысы Зәлия Галләмова - III урынга ия булды. Аларны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
Бу хакта Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко белдергән.
23 сентябрьдә Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының “Лениногорский” агрофирмасы” ҖЧҖ базасында 2016 елгы Республика сабанчылар конкурсының финал этабы узды. 44 катнашучыдан иң күп санда баллар җыйган 10 катнашучы финалга чыкты.
Казан өчен тавыш бирик!
Физик әзерлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән 25 сентябрьдә Актанышта җиңел атлетика буенча кросс үткәрелде.
Ярышта1500гә якын кеше катнашты.