Актаныш 1 нче санлы мәктәбе "Милләтләр кроссы - 2016"да катнашты

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

25 нче сентябрь көнне Актанышта «Бөтенрәсәй йөгерү көне» уңаеннан, «Милләтләр кроссы — 2016» узды. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан оештырылган спорт бәйрамендә мәктәбебезнең барлык укучылары һәм хезмәткәрләре дә бик теләп катнашты һәм җиңүләргә ирештеләр . 1-4 сыйныфлар арасында Хөҗҗәтов Газиз – III нче, 5-9 сыйныфлар - Закиров Динислам – I нче, 9-11 сыйныфлар - Габдуллина Энҗе – III нче, Хуҗин Айбулат -III, 18-30 яшь - Хазиев Равил Фагитҗан улы – II нче, 31-45 яшь - Мухаметов Ирек Марсел улы – I нче урыннарны яуладылар. Әфарин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International