Аккүз мәктәбе яңалыклары

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

20 нче сентябрь көнне район күләмендә үткәрелгән мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасында безнең мәктәп командасы уңышлы нәтиҗәләргә ирешете. Шулардан: армрестлинг буенча З.Әхмәтова - II, бадминтон буенча А.Шакирова - III, аркан тарту ярышында команда - II урынны яуладылар. 

21 нче сентябрь көнне укучылар арасында үткәрелгән көзге кросста VII класс укучысы Зәлия Галләмова - III урынга ия булды. Аларны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International