Россия Банкы яңа банкнотларында 200 һәм 2000 сумлык акчаларда сурәтләнү конкурсы буенча Твоя-Россия.рф сайтында алып барыла торган тавыш бирүдә Казан Кремле һәм Казан (Идел буе) федераль университеты янә икенче урынга калды.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Татарстан башкаласына 243 839 кеше тавыш бирергә өлгергән. Яңа банкнот символлары өчен тавыш бирү 7 октябрьгә кадәр дәвам итә. Шуннан җиңүче ике шәһәр ачыкланачак.
Шунысын да исегезгә төшерәбез: бер сим-картадан бер тапкыр тавыш бирү мөмкин. Әгәр телефон ике сим-картага көйләнгән икән, икесен дә кулланырга була. Тавыш бирүне шулай ук социаль челтәрләр (Вконтакте, Facebook, Одноклассники) аша да башкарырга мөмкин.