26 нчы сентябрь көнне мәктәбебездә ярминкә булып үтте. Монда нәрсә генә юк иде! Өйдә пешкән камыр ашлары һәм кулдан эшләнгән әйберләр, төрле яшелчә салатлары. Бөтен кешене камыр ашларының төрлелеге, өстәлләрне бизәү фантазиясе, продуктларны рекламалау осталыгы кызыксындырды. Сатып алучылар ашамлыкларның күплегенә шаккаттылар.