26 сентябрь көнне район мәдәният хезмәткәрләренең еллык эшчәнлегенә багышланган конференция узды. Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова конференция эшендә катнаштылар.
Конференциянең пленар өлешенә күчкәнче чарада катнашучылар РФ Кино елына, ТР Г.Тукай тулуга 130 ел, Су саклау зоналары елы, Актаныш районында бию елы уңаеннан оештырылган “Мәдәнифэст” күргәзмә-композициясе белән таныша алдылар.
Район мәдәнияте торышы, ел дәвамында бу тармакта алып барылган эшчәнлек, алга куелган бурычлар хакында төп доклад белән район Башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Илшат Габделхаев чыгыш ясады.
Киров авылы мәдәният йорты директоры А. Хуҗина, Иске Кормаш авылы мәдәният йорты директоры Р. Хамматуллина Агыйдел” дәүләт җыр һәм биюансамбле директоры Л. Ялалова, Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Р. Кадыровның мәдәният тармагында үз эшчәнлекләре хакындагы чыгышлары тыңланды.
Әлбәттә, конференция – ул еллык эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясый, алга бурычлар куя, проблемалардан чыгу юлларын эзли, бергәләп киңәшләшә, тәҗрибә алмаша торган һәм хезмәт уңганнарын бәяли, бүләкли торган чара. Быел да райондашларыбыз мәдәният өлкәсендәге фидакарь хезмәтләре өчен хөрмәтләнделәр.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән Назарова Рафида Рафаел кызы бүләкләнде (“Актаныш район мәдәният йорты Муниципаль бюджет учреждениесе методисты).
Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы Мактау грамотасына ия булучылар:
Район башлыгынын Мактау грамотасына ия булучылар:
Район башлыгының Рәхмәт хатына ия булучылар:
3.Хайриева Фанзиля Шаехтимир кызы, “Иске Байсар авыл мәдәният йорты Муниципаль бюджет учреждениесенең сәнгать җитәкчесе;
4.Тагирова Савия Гавас кызы, «Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районынын Балалар сәнгать мәктәбе» өстәмә белем бирүче муниципаль бюджет учереждениенең укыту эшләре буенча директор урынбасары;
5.Әхмәтшарипов Әлфис Әхнәф улы, «Иске Сәфәр авыл мәдәният йорты» Муниципаль бюджет учреждениесенең сәнгать җитәкчесе;
К. К. Адгамов ис. мәдәният йортларын төзекләндерү буенча конкурста җиңүчеләр:
1-нче урынны “Кәзкәй авыл мәдәният йорты” Муниципаль бюджет учреждениесе яулады.
Мәдәният йорты район Башлыгының Мактау грамотасы һәм 10 мең сум күләмендә акча белән бүләкләнде.
2-нче урынны Иске Кормаш , Иске Богады,Киров авыл мәдәният йортлары Муниципаль бюджет учреждениелэре яулады.
Мәдәният йортлары район Башлыгының Мактау грамотасы һәм 7әр мең сум күләмендә акча белән буләкләнәләр.
3-нче урынны “Пучы авыл мәдәният йорты” Муниципаль бюджет учреждениесе яулады.
Мәдәният йорты район Башлыгының Мактау грамотасы һәм 4 мең сум күләмендә акча белән бүләкләнделәр.