23 сентябрьдә Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының “Лениногорский” агрофирмасы” ҖЧҖ базасында 2016 елгы Республика сабанчылар конкурсының финал этабы узды. 44 катнашучыдан иң күп санда баллар җыйган 10 катнашучы финалга чыкты.
1 нче урын өчен көрәштә Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының “Лениногорский” агрофирмасы” ҖЧҖ механизаторы Рамил Гәрәев җиңүче булып танылды. 2 нче урынны Әтнә муниципаль районының “Күңгәр” АХҖКыннан Ирек Галиев алды, 3 нче урынга Актаныш муниципаль районының “Таң” ҖЧҖеннән Нияз Идрисов чыкты.
2017 елда Татарстан Республикасы исеменнән Россиянең сабанчылар чемпионатына Рамил Гәрәев барачак.
Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов тапшырды.