Узган атнада Казанда “Авыл укытучысы -2016” бәйгесенең йомгаклау этабы үтте. Республикабызның төрле төбәкләреннән килгән авыл укытучылары Мәгарифне үстерү институты галим-методистларыннан торган мәртәбәле жюри әгъзалары каршында имтихан тотты, үзләренең талант-сәләтен, осталыкларын күрсәтте.
Алар әзерләгән мастер-класслар темаларының төрлелеге, актуальлеге, яңа технологияләргә корылганлыгы белән аерылып торды.
Бәйгенең абсолют җиңүчесе – гимназиянең татар теле, әдәбияты укытучысы Л.Ф.Әһлетдинова. 5 октябрьдә Укытучылар көне уңаеннан үткәрелгән республика чарасында Ландыш Филүс кызы бүләкләнәчәк. Конкурсның партнерлары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты.