20 сентябрь көнне “Актаныш” универсаль спорт комплексында район үзәгендә һәм җирлекләрдә урнашкан мәктәпләрнең директор һәм укытучылары катнашында җәйге спартакиада узды.
Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе командасы I урын яулады.
Аерым төрләрдә урыннар түбәндәгечә: Нуриахметов Р.П. - III урын (армрестлинг), Исламова М.Д. - III урын (армрестлинг), Тимиров Р.Н. - I урын (бадминтон), Ганиева Ф.Ф. - III урын (бадминтон), Яманов Р.Р. - I урын (винтовкадан ату), Булатов Р.Р. - III урын (озынлыкка сикерү), Вахитов И.Р. - III урын (җиңел атлетика), Гильфанова Г.Р. - III урын (озынлыкка сикерү), канат тартышу буенча команда - III урын.
Спартакиадада яхшы күрсәткечләргә ирешкән мәгариф хезмәткәрләре, октябрь уртасында узачак Бөтенреспублика укытучылар спартакиадасында, Актаныш районы данын яклап, чыгыш ясаячаклар.