Фирдәвис Шәемов призына җиңел атлетика ярышының җиңүчеләре билгеләнде

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

21 сентябрь көнне "Лачын" чаңгы трассасында СССРның җиңел атлетика буенча спорт остасы, РСФСРның халыклар Спартакиадасында марафон Чемпионы, 1975 елда СССРның иң көчле 25 җиңел атлетлар санына кергән Фирдәвис Шәем улы Шәемов призына кросс үтте.

Ярышларда районыбыз мәктәпләре, Актаныш технологик техникум студентлары командалары көч сынашты, шулай ук ветераннар өчен дә ярышлар оештырылд

Җиңүчеләр булып исә түбәндәге командалар танылдылар: төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында I урында – Әтәс, II урында – Иске Кормаш, III урында – Күҗәкә  мәктәпләре; урта мәктәпләр буенча I урында – Актанышның 2 нче, II урында – кадет интернат-мәктәбе, III урында – Актанышның  1нче мәктәпләре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International