22 сентябрь көнне, Актаныш балалар үзәк китапханәсендә, Актаныш 1 санлы урта мәктәбенең 2”Б” сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Айсылу Әхмәтҗанова) өчен “Балалар өчен журналлар һәм газеталар” дигән исемдә библиографик дәрес үткәрелде. Дәресебезнең максаты: балаларны периодик басмалар белән таныштыру, аларга кызыксыну уяту иде. Дәресебезгә кунак итеп, Актаныш почта бүлекчәсенең вакытлы матбугатка яздырту инженеры Гибадуллина Резеда Флус кызы, “Актаныш таңнары” газетасы журналисты Тимерова Ләйсән Мәхмүт кызы чакырылды. Укучыларны, балалар өчен беренче тапкыр чыга башлаган газета һәм журналлар тарихы белән таныштырдык. Гибадуллина Резеда балаларны газета – журналларга язылу тәртибе белән таныштырды, балалар өчен чыга торган журналларга күзәтү уздырды. Тимерова Ләйсән исә газетада мәкаләләрнең ничек пәйда булуын, аларны кемнәр язуын аңлатты һәм укучыларны “Актаныш таңнары” редакциясенә кунак итеп чакырды.

.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
