21 сентябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре мәдәният һәм ял паркында "Көз- моңлы күз" темасына "Шигъри гөләндәм" үткәрде. Китапханәчеләр, Актаныш технологик техникум укучылары, Актаныш халкы күренекле шагыйрьләр Н. Ахмадиев, Р. Миңнуллин, Л. Шаех, Ф. Шафигуллин, Ф. Җамалетдинова, Э. Шарифуллина шигырьләрен укыдылар. Шулай ук китап күргәзмәсе һәм китап күзәтү уздырылды.

