ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 20 сентябре көнне Актаныш районы үзәк балалар китапханәсенең вакытлыча  әйдәп баручы китапханәчесен алыштыручы Гөлшат Шәемова балалар сәнгать мәктәбенең Айрат Сәрвәров җитәкчелегендәге рәсем классында шөгыльләнүче балалар белән “Табышмаклар иленә” сэяхэт кылдылар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә, 2016 елның 18 сентябрендә, VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына узган сайлауларда актив катнашканы өчен республика халкына рәхмәт белдерде.

Үзәк банк чыгарачак 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнот символлары өчен тавыш бирү 7 октябрьгә дәвам итә. Шуннан җиңүче ике шәһәр ачыкланачак.

Бүген, 20 сентябрь көнне 9.00 сәгатьтә “Актаныш” универсаль спорт комплексында район үзәгендә һәм җирлекләрдә урнашкан мәктәпләрнең директор һәм укытучылары катнашында спартакиада башланып китте

Республиканың “Укучының мәдәни көндәлеге” мәдәни–белем бирү проектына старт бирелде.

16 сентябрь көнне республикабызның   мәктәп китапханәләрендә Мәдәният дәресе уздырылды. Мәдәният дәресендә 1нче-4 нче  сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге ” тапшырылды.

 

Өченче һәм аннан да күбрәк бала табучыларга стимул бирү зарур, дип саный төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Минь.

Татарстанның Казан Кремле һәм Казан федераль университеты бинасы яңа купюраларга символ сайлау конкурсының финалистлары, дип табылды.

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан 1 октябрь көнне районда ярминкә үткәрү планлаштырыла. Бу көнне авыл хуҗалыгы продукцияләре базардагы бәяләрдән арзанракка тәкъдим ителәчәк.

20 сентябрь көнне Актанышта район укытучыларының Спартакиадасы узачак.


19
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Җиденче  чакырылыштагы Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар Актанышта  оешкан төстә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International