Республиканың “Укучының мәдәни көндәлеге” мәдәни–белем бирү проектына старт бирелде.
16 сентябрь көнне республикабызның мәктәп китапханәләрендә Мәдәният дәресе уздырылды. Мәдәният дәресендә 1нче-4 нче сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге ” тапшырылды.
Көндәлектәге төсле, заманча рухтагы рәсемнәр, кызыклы тарихи мәгълүматлар, укучыларның психологик һәм яшь үзенчәлекләрен истә тотып сайланган табышмак, кроссворд, иҗади биремнәр, чыннан да, нәниләрнең игътибарын җәлеп итми калмас. Алай гына да түгел, оештыручылар балаларны мәдәният дөньясы белән кызыксындыруның отышлы алымын да уйлап тапканнар. Укучы әти-әниләре, укытучылары белән никадәр күбрәк мәдәни чарада катнаша, тарихи-истәлекле урыннарга йөри, көндәлеген никадәр пөхтә алып бара – аның уку елы дәвамында республика күләмендә үткәрелә торган мәдәни конкурста җиңү ихтималы шулкадәр күбрәк. Ә бәйге иң яхшы мәдәни көндәлек иясен һәм иң мәдәниятле әти-әнине ачыкларга ярдәм итәчәк.