Актанышта - мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Бүген, 20 сентябрь көнне 9.00 сәгатьтә “Актаныш” универсаль спорт комплексында район үзәгендә һәм җирлекләрдә урнашкан мәктәпләрнең директор һәм укытучылары катнашында спартакиада башланып китте. 

Спорт чарасының ачылу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова катнашты. Дилбәр Миркасыйм кызы әлеге ярышлар белән спартакиадалар сезонына старт бирелүен билгеләп узды. Ул барлык катнашучыларга уңышлар һәм чиста җиңүләр теләде.

Спартакиадада районыбызның барлык мәктәпләреннән дә командалар бар - 300 артыграк укытучы, катнашмый калган бер генә мәктәп тә булмады.

“Актаныш” спорт комплексында башланып киткән ярышлар  “Лачын” чаңгы-роллер трассасында барган ярышлар белән бергә дәвам иттеләр.

Спартакиада программасы бадминтон, аркан тартышу, ату, төрле дистанцияләргә йөгерү, кул көрәштерү, озынлыкка сикерү кебек спорт төрләрен үз эченә ала.

Спартакиадада яхшы күрсәткечләргә ирешкән мәгариф хезмәткәрләре, октябрь уртасында узачак Бөтенреспублика укытучылар спартакиадасында, Актаныш районы данын яклап, чыгыш ясаячаклар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International