“Табышмаклар иленә” сэяхэт

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

2016 елның 20 сентябре көнне Актаныш районы үзәк балалар  китапханәсенең вакытлыча әйдәп баручы китапханәчесен алыштыручы Гөлшат Шәемова балалар сәнгать мәктәбенең Айрат Сәрвәров җитәкчелегендәге рәсем классында шөгыльләнүче балалар белән “Табышмаклар иленә” сэяхэт кылдылар. Иң элек алар “көнбагыш басуына” тукталдылар. Ә көнбагыш таҗлары гади генә түгел, ә серле, табышмаклы. Ә “басу юлыннан” бары тик Көз кызы Сөмбелә әзерләгән табышмакларга җавап биреп кенә үтеп була. Ә балалар тапкыр булып чыктылар, сынатмадылар. Менә шулай: тышта көз, күңелләрдә көз. Көз шигырьләрдә, җырларда, рәсемнәрдә, көз... табышмакларда...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International