Татарстанның Казан Кремле һәм Казан федераль университеты бинасы яңа купюраларга символ сайлау конкурсының финалистлары, дип табылды.
Үзәк банк чыгарачак 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнот символлары өчен тавыш бирү 7 октябрьгә дәвам итә. Шуннан җиңүче ике шәһәр ачыкланачак.
Исегезгә төшерәбез, өченче этапта россиялеләр берничә ысул белән тавыш бирә ала. Аның иң уңайлысы – Твоя-Россия.рф сайтында. Ул 7 октябрь көндезге 12гә кадәр дәвам итәчәк. Тавыш бирүнең тагын бер ысулы – 1 октябрь көнне Россия Банкының территориаль учреждениесенә Ачык ишекләр көненә килеп, махсус анкета тутырып, үзеңә охшаган символ өчен тавыш бирү. 7 октябрь көнне “Россия 1” телеканалы эфирында 18.00дә ике җиңүче игълан ителәчәк.