Халыкара тынычлык көне — 21 сентябрь көнне БМО тарафыннан 2002 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көнне бөтен илләргә сугыштан һәм ут ачудан туктарга тәкъдим ителә. Туган илебездә дус һәм тату яшәсәк иде! Сугышлар, низаглар барысы да кеше гомерен кыскарта гына. Нинди бәхет бит ул — бернидән курыкмыйча, аяз күктә ак болытлар йөзүен, тынычлык кошлары – ак күгәрченнәр очуын күзәтү!
2016 елның 21 сентябре көнне Халыкара тынычлык көне кысаларында Актаныш районы Үзәк балалар китапханәсе Актаныш 1 нче урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары белән берлектә “Тынычлык бакчасында” дип исемләнгән чара оештырыды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)