Бүген, 21 нче сентябрь көнне Актаныш гуманитар гимназия-интернатында, “Көзге яхшы эшләр атналагы – Яхшы эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында, җиденче сыйныф волонтер-укучылары үз мөгаллимнәре белән берлектә агач утырттылар. Уртак тырышлык белән гимназия территориясендә 150 яфраклы агач – миләш утыртылды.