21 сентябрь көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә Актанышның 2 санлы урта мәктәбенең 2 “А” сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Лүзия Хуҗина ) катнашында тынычлык дәресе булып узды. Дәрес барышында тынычлык төшенчәсенә тукталдык, “Тынычлык фәрештәсе” Америка кызы Саманта Смит (1983) һәм үзебезнең СССР кызы , “Тынычлык күгәрчене” Катя Лычеваларның (1986 )тынычлык миссиясе турында сөйләдек. “Без тынычлык яклы” дигән электрон презентация күрсәтелде. Тынычлык дәресе азагында шарларга беркетелгән тынычлык символы булган күгәрченнәрен аяз күккә очырдык. “Тынычлык, дуслык,туганлык гел янәшә атласын! Бөтен планетабызга аяз күк йөзе, мәңгелек кояш, бәхет, тынычлык телибез!” - дип тынычлык дәресебезне йомгакладык.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)

.jpg)
.jpg)
.jpg)