"Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге" Генераль дирекциясе раслаган 2020 елга планлы ремонт эшләре графигы нигезендә, Татарстан Республикасы Актаныш районының Иске Теләкәй авылы филиалы объектында 2020 елның 20 октябрендә 9.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр, шулай ук 2020 елның 21 октябрендә Татарстан Республикасы Актаныш районының Бурсык авылы территориясендә 9.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр аналог («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы эфир телерадиотапшырулар программаларын өзеп тору белән планлы ремонт эшләре башкарылачак.
Бөтендөнья Чиста куллар көне (Global Handwashing Day) ел саен 15 нче октябрьдә билгеләп үтелә. Ел саен үткәрелә торган Бөтендөнья Чиста куллар көненең төп максаты - кешеләрне гадәтләрне үзгәртүдә катнашуга җәлеп итү, кулларны сабын белән юуның күп санлы авырулар белән нәтиҗәле көрәшергә ярдәм итүен күрсәтү.
2020 елга һәм яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чикләү шартларында беркетелгән йөкләмәләрне гамәлгә ашыру максатларында Комитет тарафыннан ведомствоның рәсми сайтында Гражданнар арасында сораштыру үткәрү өчен анкета формалаштырылды. (https://monitoring.tatarstan.ru/izuchenie-mneniya-naseleniya-o-bitovoy-korruptsii-.htm)
Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия «Татнефть» компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2005 елда гамәлгә куелды. Унбишенче юбилей бәйгесе елында Роберт Сәләхиев «Йөрәгемдә яшисең» шигырьләр җыентыгы өчен әлеге бүләккә лаек дип табыла.
Иске Әлем авылында яшәүче тыл ветераны Шәрипов Галимҗан Шәрип улына бүген 90 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән котларга Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева, җирлек башлыгы Дилбәр Әнвәрова килделәр Лиана Рамил кызы юбилярга илбашы Владимир Путинның тәбрикләү хатын һәм район башлыгының котлау открыткасын, истәлек бүләген тапшырды.
Бүгенге бәйрәм көнендә юбиляр якыннары белән беррәттән район җитәкчелегеннән дә котлаулар кабул итте. Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова туган көн иясен котлап, юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Энгель Фаттаховның тәбрик открыткасын, күчтәнәч кабын тапшырды. Районның мәгариф хезмәткәрләре профсоюз комитеты җитәкчесе Айрат Кәрамов Сәяф агага ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге теләде.
.jpg)
17нче октябрь көнне райондагы Әфган һәм Чечня сугышы ветераннары Татар Ямалысы авылында очрашты. Очрашуның максаты: 2005 елда контракт нигезендә Чечня Республикасында хәрби хезмәт үткән Илнур Ирек улы Нургалиевнең исемен мәңгеләштерү. Ул 2006 елның декабреннән 2007 елга кадәр тынычлык урнаштыру өчен кораллы Грузия-Абхаз конфликты зонасына китә. Кызганычка каршы, райондашыбыз 2007 елның 13 гыйнварында хәрби задание үтәгәндә һәлак була.
.jpg)
Бәйрәм көнендә юл хуҗалыгы эшчәнлегендә катнашкан барлык хезмәткәрләргә һәм һөнәрләренә тугры калган ветераннарга намуслы тырыш хезмәтегез өчен тирән рәхмәтемне, олы хөрмәтемне белдерәм. Һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, гаилә иминлеге, бәхет телим. Сез салган юллар район халкына иминлек кенә китерсен!
.jpg)