ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 9-13 ноябрендә "Ритейл атнасы" алтынчы халыкара бизнес-форумы узачак.

«Ритейл атнасы» - ваклап сату өлкәсен үстерүнең төп юнәлешләре формалаша торган төп тармак чарасы, биредә ритейлның заманча һәм цивилизацияле базарын үстерүгә якын килүе билгеләнә, тармак проблемалары күтәрелә.

Алдан фаразлаганча,   дөнья, ил күләмендә пандемиянең яңа дулкыны баш калкыта.  Райондагы хәлнең торышы,  халык иминлеген һәм сәламәтлеген кайгырту буенча Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов бүген чираттан тыш киңәшмә үткәрде. Социаль учреждениеләрдә, сату нокталарында, мәктәп-бакчаларда, оешма-предприятиеләрдә саклык чаралары күрүдә, эшне һәм укытуны  гадәти режимда оештыруда бүген аеруча да уяулык һәм җаваплылык сорала. Узган тәүлектә үзәк хастаханәгә 33 райондашыбыз – ОРВИ, 22 кеше пневмония диагнозы белән мөрәҗәгать иткән. Әлеге хакта район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Рөстәм Могътазиров бәян итте.

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 21 октябрендә көндез урыны белән көчле җил көтелә, көчәйгәндә 15-18 м/с кадәр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.  

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Республикадагы матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Актаныш районындагы бүлекчәсе Хөкүмәт кануннарына нигезләнеп, ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша гаризаларны кулдан гына түгел электрон форматта да кабул итә. Күпбалалы гаиләләр, балалар бакчалары компенсацияләре, 16 яшькәчә балаларга пособиеләр, пенсионерларның юл акчалары, беренче тапкыр инвалидлык алучылар белән беррәттән, беренче балаларга Путин түләүләре, азкеремлелек буенча субсидияләргә дә портал аша гариза бирергә була. Гаризваны юллау өчен ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына шәхси кабинет ачарга кирәк. Шулай ук шәхси кабинетны күпфункцияле үзәктә дә ачарга мөмкин, логин-парольләр гариза язучыга шунда ук бирелә.

19 октябрьдә КФУда Актаныш авылы «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат " ның 9-11 сыйныф укучылары булды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге чаралар Казан федераль университеты һәм Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының сәләтле укучыларга ярдәм итү, шулай ук алар белән һөнәри юнәлеш бирү эшен көчәйтү һәм КФУга укуга җәлеп итү максатларында үткәрелә.

Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2020 елның 6 августында кабул ителгән 1191 номерлы карары буенча коронавирус белән зарарланган яисә авыру йоктырган дигән шикле  пациентларга  ярдәм күрсәтүче  медицина хезмәткәрләренең агымдагы елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәрге чорда хезмәт стажы махсус тәртиптә исәпләнә

Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе агымдагы елның 31 декабренә кадәр эшләүче һәр хезмәткәр эш белән тәэмин итүчегә традицион кәгазь яисә электрон хезмәт кенәгәсен  сайлавы турында гариза бирергә кирәклеген искә төшерә

Дәүләт Думасында Гомумроссия тавыш бирүдә гражданнар тарафыннан хупланган Конституциянең яңа нормаларын үтәү йөзеннән Россия Президенты керткән закон проектлары өстендә эш дәвам итә.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина: «Узган атнада Хөкүмәт, Конституция Суды һәм прокуратура турындагы законнарның яңа конституциячел нигезләмәләренә туры килә торган инициативалар беренче укылышта кабул ителде. Алга таба РФдә суд төзелеше турындагы законнарга, Дәүләт Советы статусын, конституциячел дәүләт органы буларак, закон проектына, РФ Конституциясенең өстенлеге турындагы төзәтмәләргә, тагын 110 закон актына, шул исәптән граждан, гаилә, Җинаять-процессуаль кодексларга, Административ суд эшчәнлеге кодексына, Арбитраж һәм Граждан процессуаль кодексларына үзгәрешләр кертеләчәк. Алар барысы да өстенлекле тәртиптә каралачак".

Көн саен Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә күчемсез милек белән исәп-теркәү эшләрен башкаруга якынча ике мең ярым гариза килә, шуларның 300 дән артыгы - ипотеканы теркәүгә, шул исәптән ташламалы шартларда.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан агымдагы елның апреленнән башлап 6,5% ставкасы белән старт алган, яңа төзелешләр өчен 4 287 ипотека теркәлгән. Шул ук вакытта соңгы өч айда иң зур активлык күзәтелә: июль аенда-958, август аенда – 890, сентябрьдә 907 ипотека теркәлгән. Октябрьнең беренче ике атнасында ук-779! Чагыштыру өчен: май аенда – 300 гә якын, июньдә 450 дән артык ипотека теркәлгән. Соңгы айларда Татарстанда ташламалы ипотекага сорау ике-өч тапкырга арткан.


19
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

“Халык контроле” дәүләт информацион системасына Актаныш авылыннан чираттагы шикаять шушы көннәрдә уңай хәл ителде. Муса Җәлил урамындагы асфальтның коточкыч начар, юлдагы чокыр-чакырларның искиткеч күп булуыннан зарлана хат язучы.
Актаныш районы башкарма комитеты тарафыннан “Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау” фондыннан финансланып, урам тулысынча төзекләндерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International