Көн саен Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә күчемсез милек белән исәп-теркәү эшләрен башкаруга якынча ике мең ярым гариза килә, шуларның 300 дән артыгы - ипотеканы теркәүгә, шул исәптән ташламалы шартларда.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан агымдагы елның апреленнән башлап 6,5% ставкасы белән старт алган, яңа төзелешләр өчен 4 287 ипотека теркәлгән. Шул ук вакытта соңгы өч айда иң зур активлык күзәтелә: июль аенда-958, август аенда – 890, сентябрьдә 907 ипотека теркәлгән. Октябрьнең беренче ике атнасында ук-779! Чагыштыру өчен: май аенда – 300 гә якын, июньдә 450 дән артык ипотека теркәлгән. Соңгы айларда Татарстанда ташламалы ипотекага сорау ике-өч тапкырга арткан.