Алдан фаразлаганча, дөнья, ил күләмендә пандемиянең яңа дулкыны баш калкыта. Райондагы хәлнең торышы, халык иминлеген һәм сәламәтлеген кайгырту буенча Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов бүген чираттан тыш киңәшмә үткәрде. Социаль учреждениеләрдә, сату нокталарында, мәктәп-бакчаларда, оешма-предприятиеләрдә саклык чаралары күрүдә, эшне һәм укытуны гадәти режимда оештыруда бүген аеруча да уяулык һәм җаваплылык сорала. Узган тәүлектә үзәк хастаханәгә 33 райондашыбыз – ОРВИ, 22 кеше пневмония диагнозы белән мөрәҗәгать иткән. Әлеге хакта район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Рөстәм Могътазиров бәян итте.
-Оешма-предприятиеләрдә, бакча-мәктәпләрдә тикшерүләр даими үткәрелә. Халык саклану кирәклеген аңлап кабул итә. Маскадан йөри, ләкин кулларны антисептиклар белән эшкәртүгә битарафлык күрсәтә. Кибетләргә кергәндә дә куелган сиптергечләрдән файдаланмый. Оешма-предприятие хуҗалары тарафыннан эш урыннарында барлык саклык чаралары да кулланыла. Мәктәп-бакчаларда көн дә иртән балаларның тән температуралары үлчәнә. Баланың температурасы булган очракта ата-аналар шалтыратып хәбәр итәләр, балалар өйдә дәвалана, - дип, райондагы хәлнең торышына ачыклык кертте Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча Актаныш районындагы җитәкче урынбасары Луиза Хафизова.
Энгель Нәвап улы районда март аеннан башлап, пандемия белән бәйле рәвештә район халкының сәламәтлеген һәм иминлеген тәэмин итүдә саклык чараларын куллану нәтиҗәле булуын ассызыклады. Көнлек анализ, мониторинг ясау авыруның район җирлегендә кискен таралуына юл куймады. Көзге чорда да саклык чараларын куллануны көчәйтергә һәм даими рейдлар үткәрергә кушып, үзенең күрсәтмәсен бирде ул.
Районда иминлекне саклауда һәркемнең үз сәламәтлегенә җитди каравы сорала. Саклык чараларын куллану мөһим, тән температурасы булганда һәм үзендә хәлсезлек сизгәндә, кичекмәстән, хастаханәгә, табибларга мөрәҗәгать итү кирәк. Үзе үтәр, дип йөрү җитди катлаулануларга китерә. Сак булыйк, бер-беребезгә битараф булмыйк, хөрмәтле райондашлар.