«ХАЛЫК КОНТРОЛЕ»НӘ ЭЛӘКСӘҢ...

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

«Халык контроле» программасы Актанышта тиз популярлык казанды. «Халык контроле» 2012 елдан Татарстан Президенты Указы белән барлыкка килгән иде. Министрлар Кабинеты карары белән, ул төрле ведомстволар, министрлыклар, муниципалитетлар белән хезмәттәшлек итә. Порталда 63 категория бар. Территорияне, юлларны төзекләндерүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләр бик күп килә.
Ведомстволар, министрлыклар, муниципалитетлар үз категорияләре буенча кабул ителгән гозерләрнең кимендә 50 процентын үтәргә тиеш. Аларның эшчәнлекләреннән чыгып, рейтинглар билгеләнә. Бу рейтингны «Ачык Татарстан» порталында да күрергә мөмкин. Еллык нәтиҗәләр буенча Актаныш, Мөслим, Чүпрәле районнары барлык мәсьәләләрне дә вакытында чишеп бара.



“Халык контроле” дәүләт информацион системасына Актаныш авылыннан чираттагы шикаять шушы көннәрдә уңай хәл ителде. Муса Җәлил урамындагы асфальтның коточкыч начар, юлдагы чокыр-чакырларның искиткеч күп булуыннан зарлана хат язучы.


Актаныш районы башкарма комитеты тарафыннан “Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау” фондыннан финансланып, урам тулысынча төзекләндерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International