Әлфия Когогина: РФ Президенты инициативасы һәм Конституциянең яңа нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән закон проектлары өстенлекле тәртиптә карала

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Дәүләт Думасында Гомумроссия тавыш бирүдә гражданнар тарафыннан хупланган Конституциянең яңа нормаларын үтәү йөзеннән Россия Президенты керткән закон проектлары өстендә эш дәвам итә.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина: «узган атнада Хөкүмәт, Конституция Суды һәм прокуратура турындагы законнарның яңа конституциячел нигезләмәләренә туры килә торган инициативалар беренче укылышта кабул ителде. Алга таба РФдә суд төзелеше турындагы законнарга, Дәүләт Советы статусын, конституциячел дәүләт органы буларак, закон проектына, РФ Конституциясенең өстенлеге турындагы төзәтмәләргә, тагын 110 закон актына, шул исәптән граждан, гаилә, Җинаять-процессуаль кодексларга, Административ суд эшчәнлеге кодексына, Арбитраж һәм Граждан процессуаль кодексларына үзгәрешләр кертеләчәк. Алар барысы да өстенлекле тәртиптә каралачак".

Хөкүмәт турындагы законның яңа редакциясе Бердәм хакимият системасын формалаштыруга юнәлдерелгән, шулай ук Хөкүмәтне формалаштыру буенча парламентның яңа конституцион вәкаләтләрен беркетә һәм министрларның ил гражданнары алдында җаваплылыгын арттырачак.

Төзәтмәләр нигезендә, Конституция судына дәүләтара органнар һәм халыкара судлар карарларын үтәү турындагы мәсьәләне хәл итү хокукы бирү тәкъдим ителә.

Прокуратура турындагы законга кертелгән үзгәрешләр аның вәкаләтләрен аныклый, вазыйфаларга билгеләнүнең яңа тәртибен билгели, прокурор вазыйфасын биләүгә дәгъва кылучы гражданнар өчен чикләүләр һәм тыюлар кертә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International