ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Думасы Президент Владимир Путин йөкләмәләрен үтәү йөзеннән, 2021 елның 1 мартына кадәр балаларга гариза бирмичә түләү турында закон кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина новеллага болай дип аңлатма бирде: «Керемнәре зур булмаган гаиләләрнең беренче яки икенче балалары туу сәбәпле айлык түләүләр алу процедурасын озайту турында Карар кабул итүне бик вакытлы һәм актуаль дип саныйм. Бу чара кешеләрнең сәламәтлеген саклау, балалы гаиләләрне социаль тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү һәм коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау өчен кирәк".

22 октябрь көнне 13.30 сәгатьтә «Татарстан 24» телеканалында туры эфирда җир законнарын бозу мәсьәләләренә багышланган «Торак-коммуналь Советлар» программасы булачак. Бу тема буенча аңлатмаларны Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Аркадий Белкин бирәчәк.

Татарстан Росреестры эксперты җир кишәрлекләре хуҗаларына, күршесе аның территориясен алса, ничек эш итәргә, шулай ук җир законнарын бозучылардан үзеңне ничек сакларга дигән киңәшләр бирәчәк.


21
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

СПОРТ СӨЮЧЕЛӘР ИГЪТИБАРЫНА!
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тулы куәтенә үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Түгәрәккә йөрергә теләүчеләр игътибарына дәресләр тәртибен тәкъдим итәбез. Түгәрәкләргә язылу яки башка уңайдан сорауларыгыз туса, 3-41-03, 8-937-576-96-46 номерларына шалтыратып тулырак белешә аласыз.

Кендек каны Яңа Богады авылында тамган райондашыбыз Мөсрә Миргали кызы быел гомеренең туксанынчы көзенә аяк басты.  70 яшенә кадәр намуслы хезмәт куйган юбиляр үзенә насыйп булган картлыкны бәхетле дип саный. “Гомер көзләрем алтын булды, аллага шөкер”, - дип елмая ул бүген. Үзе исә күңеленнән генә бормалы-сикәлтәле тормыш юлын барлый.

Көн саен Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә күчемсез милек белән исәп-теркәү эшләрен башкаруга якынча ике мең ярым гариза килә, шуларның 300 дән артыгы - ипотеканы теркәүгә, шул исәптән ташламалы шартларда.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан агымдагы елның апреленнән башлап 6,5% ставкасы белән старт алган, яңа төзелешләр өчен 4 287 ипотека теркәлгән. Шул ук вакытта соңгы өч айда иң зур активлык күзәтелә: июль аенда-958, август аенда – 890, сентябрьдә 907 ипотека теркәлгән. Октябрьнең беренче ике атнасында ук-779! Чагыштыру өчен: май аенда – 300 гә якын, июньдә 450 дән артык ипотека теркәлгән. Соңгы айларда Татарстанда ташламалы ипотекага сорау ике-өч тапкырга арткан.

Татарстанда күчемсез милек базарында, яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле ситуациягә карамастан, активлык сизелерлек артты. Әйтик, Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, 2020 елның 9 аенда төбәктә сату-алу килешүләре нигезендә 100 меңгә якын хокук күчеше теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 20% ка күбрәк.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы шәһәре, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнары территориаль бүлеге кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан 2020 елның 26 октябреннән 9 ноябренә кадәр җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре һәм яраклылык вакыты буенча «кайнар линия» үткәрелүе турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча әлеге номерлар буенча шалтыратырга мөмкин 8 800 555 49 43, (88552) 32-06-07, (885552) 3-09-62.

Бүген район башкарма комитетында авыл җирлеге башлыклары белән очрашу оештырылды. Утырышта Башкарма комитет җитәкчесе Илшат Илфат улы Габделхәев, район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Флүс кызы Галимҗанова, районның финанс –бюджет палатасы рәисе Кадрия Рәмзи кызы Каюмова, Башкарма комитетының инфраструктур үсеше бүлеге җитәкчесе Фоат Нури улы Фазлыев, ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Чаллы шәһәре идарәсе җитәкчесенең Актаныш районындагы урынбасары Луиза Мәхиян кызы Хафизова, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Чаллы шәһәре буенча территориаль бүлегенең ветеринария инспекторы Рәҗәп Хәлил улы Галиев, Актаныш районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Әсхәт улы Абдрахманов катнашты. Һәр авыл башлыгы белән, җирлеккә аерым якын килеп, су чыганакларын лицензияләү, авыл җирлекләрендә үзара салым җыюның үтәлеше, салым җыйнау, торак төзелеше һәм башка  җирлек өчен әһәмиятле мәсьәләләр уртага салып анализланды, утырышта катнашкан җитәкчеләр тарафыннан авылларда булган проблемаларны хәл итү юллары күрсәтелде.

Бүген сәламәт яшәү рәвеше модада. Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү киң колач алды. Чибәр, матур, үз яшенә караганда яшьрәк күренү өчен бүген актанышлылар да кимен куймый. Аеруча хатын-кызларыбыз нык тырыша. Зифа буйлы булу өчен ханымнар иртәнге йокыларын да кызганмый, йөгерергә чыгалар, кичен аэробика белән шөгыльләнергә дә вакыт табалар. Әмма моның белән генә эш бетми әле- сәламәтлекнең бик күп өлеше ничек туклануга турыдан-туры барып тоташа. “ПП”га, ягъни дөрес туклануга күчүчеләр сәламәтлекләрен ныгытып кына калмыйлар, берочтан артык авырлыктан да котылалар. “ПП”ның таләпләре катгый- дөрес туклану белән беррәттән тиешле күләмдә су да эчәргә кирәк. Үз гәүдә авырлыгыңны 0,3 санына тапкырласаң, көнлек су нормасы килә дә чыга. Якынча ул 2 литр чамасы.


20
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны уртак кабул итү практикасы дәвам итә.

2020 елның 20 октябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры гражданнарны кабул итә.

Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең үз сорауларын  «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International