ГОМЕРНЕҢ АГЫШЛАРЫ: 90 яшен каршы алган Мөсрә Миргалиева: “Гомер көзләрем, шөкер, алтын булды”

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Кеше гомерен юкка гына аккан суга тиңләмиләрдер  ул: аккан су юлын тапкан кебек, дөньяга аваз салган һәркем үзенең  тормышының бормалы юлыннан   “ага да ага”.  Иң мөһиме, артка борылып караганда, син ярган юл буш булмасын – синең эздән  балаларың, онык-оныкчыкларың атласын.  Шул вакытта гына гомер көзләрен бәхетле елмаю  белән каршы алып була...

Кендек каны Яңа Богады авылында тамган райондашыбыз Мөсрә Миргали кызы быел гомеренең туксанынчы көзенә аяк басты.  70 яшенә кадәр намуслы хезмәт куйган юбиляр үзенә насыйп булган картлыкны бәхетле дип саный. “Гомер көзләрем алтын булды, аллага шөкер”, - дип елмая ул бүген. Үзе исә күңеленнән генә бормалы-сикәлтәле тормыш юлын барлый.

Илле елдан артык хезмәт стажына ия Мөсрә апаның уттай чагы авыр елларга туры килә. Гомеренең балалыктан яшьлеккә күчкән иң матур чорын ул агач кисеп үткәрә. Анна исә рәсми төстә эш арбасына җигелә.  “Коммунизм” колхозында алны-ялны белми эшләгән еллары аны сыный да, чыныктыра да, хезмәт кешесенең хөрмәтен тоярга да өйрәтә.

 

Сыерын да сава Мөсрә Миргали кызы, тавык фермасында да  тырышып эшли, ир-ат хезмәте дип тормый, тракторда сабанчы булып та   йөри. “Мөсрә җир сөрә” дип шаяртып сөйлиләр аның хакында.  Чөгендер үстерү елларыннан да макталырлык хатирәләре калган юбилярның: бу эштә алдынгы булып танылган Миргалиеваны Минзәләгә үк чакырып хөрмәтлиләр.  

 

 Актив, тынгы белмәс райондашыбыз 60 яшькә кадәр колхоз сулышы белән яшәсә, аннан соң 10 ел Богады  питомнигында агач үсентеләре белән әвәрә килә. 70 яшендә генә лаеклы ялга чыга ул. Эш белән беррәттән җирлек, район тормышында да актив “кайный” Мөсрә апа. Күп еллар җирлек депутаты, бер ел район Советы депутаты булып эшләгән шанлы елларында 3 тапкыр мактау тактасына куела аның фотосурәте.

Тик менә хезмәттән бәхете булган Мөсрә апа гомер буе ялгыз канат кага. Бердәнбер кызы - Сиринәсен дә - тормышның җил-яңырларыннан шул ялгыз канаты астына сыендырып үстерә ул. Җиңел булмагандыр язмышы, әмма зарларын иң якын кешеләренә  дә сиздерми ул. Теш кысып түзелгәнме, үзәге өзелгәнме – 90нчы көзен үз аягында, тән һәм җан сихәте белән  каршы алган мөхтәрәм заттан сорарга кыймадым.

Хәер, тормыш тора-бара барысын да үзе җайлаган. Йөрәк пәрасе гаилә томышын коргач, уллы да булып куя Мөсрә апа. Илфат киявен улы кебек  итеп ярата ул. Ә аннан инде ананың бәхет касәсен ике оныкның “әбием” дигән балтай татлы сүзләре, ихлас яратулары тулыландыра. Дүртенче буынын да күрергә насыйп була ихтирамга лаек затка – оныкларны тәгәрәтеп үстергән “әби итәге” оныкчыкларны да сыйдыра: нәселенең дүртенче  буынын – дүрт оныкчыгын хезмәт белән ныгыган кулларына алып сөю бәхетен татый ул.

Бүген Мөсрә апа кызы Сиринә һәм кияве Илфат Иманаевларның йортындагы иң кадерле кеше. Озын, озак кышларны шушында үткәрә ул. Өй җылысын гына  түгел, күңел җылысын да бирәләр аңа газизләре.

Юбилее уңаеннан котлауларны да Актанышта кабул итте туган көн иясе. Якыннары, онык-оныкчыклары тәбригеннән башланган иртәне район җитәкчелеге ямьләде. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева Мөсрә Миргали кызына күңел түреннән чыккан иң изге теләкләрен юллап, гомер бәйрәме белән тәбрик итте.

Ләйсән Фоат кызы авыр елларның шаукымын үз җилкәләрендә күтәргән буын вәкиленә бүгенге тыныч тормыш, аяз күкләр өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.  Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Энгель Фәттаховның котлау открыткаларын, күчтәнәч кабын тапшырды.

Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов, җирлекнең ветераннар Советы рәисе Рафаэль Зәйнуллин хөрмәтле авылдашларына бәхетле, бәрәкәтле  картлык теләде.  Үз адресына юлланган җылы сүзләрдән күңеле тулган юбиляр ил-көнгә бәрәкәт сорап, дога кылды.

Якыннары янәшәсендәге кадерле минутларларда ул кызы белән киявенә, оныкларына, аларның хәләл җефетләренә күп тапкырлар рәхмәт сүзләрен кабатлады. “Кадер-хөрмәттә яшәтәләр. Үзләре исән-сау булсыннар, бәхетләре артып торсын”, - диде ул, дулкынланып.

Гомер көзләре бүген юбилярны үз агачыннан өзелеп төшкән җимешләре -  нәсел дәвамчылары  белән сөендерә. Еллар шактый егәрен алган кадерле затны бүген үзе үк кулларында күтәреп үстергән онык-оныкчыклар кадерли. Бәхетле картлыкның җылы кояшы тагын бик күп еллар яшәү өмете биреп торсын иде әле сезгә, изге күңелле Мөсрә апа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International