ЭЧӘР СУЫҢ КАЙЛАРДА: БЕЗНЕҢ СОРАШТЫРУ КЕМ ФАЙДАСЫНА?

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Бүген сәламәт яшәү рәвеше модада. Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү киң колач алды. Чибәр, матур, үз яшенә караганда яшьрәк күренү өчен бүген актанышлылар да кимен куймый. Аеруча хатын-кызларыбыз нык тырыша. Зифа буйлы булу өчен ханымнар иртәнге йокыларын да кызганмый, йөгерергә чыгалар, кичен аэробика белән шөгыльләнергә дә вакыт табалар. Әмма моның белән генә эш бетми әле- сәламәтлекнең бик күп өлеше ничек туклануга турыдан-туры барып тоташа. “ПП”га, ягъни дөрес туклануга күчүчеләр сәламәтлекләрен ныгытып кына калмыйлар, берочтан артык авырлыктан да котылалар. “ПП”ның таләпләре катгый- дөрес туклану белән беррәттән тиешле күләмдә су да эчәргә кирәк. Үз гәүдә авырлыгыңны 0,3 санына тапкырласаң, көнлек су нормасы килә дә чыга. Якынча ул 2 литр чамасы.

Менә шушы очракта күпләр проблемага юлыгабыз ди.  

  • Ашау-эчүгә без чишмә суын тотабыз, өйгә суны ташып кына торабыз. Үзебез дә, балалар да суны күп эчәбез. Ирем өйдә чагында су ташу проблемасы юк. Ә менә ул югында ике кулсыз калам. Машинада йөрсәм дә 30 литрлы савытлар белән су ташый алмыйм, чөнки алар минем өчен авыр. Әгәр шәһәрдәге кебек су сату нокталары булса, балалар да барып ала ала.

Аннан кая да булса барсак, дәүләт оешмасына, мәдәният йортынамы, урамга чыгабызмы, су кулерлары юк.

Шәхси йортлар, фатирларга өзлексез су килсә дә, эчә торган су проблемасы әле 100 процент чишелеш алды дип булмый Актанышта. Безнең сораштыруларда да бу ачык чагылды.

Сораштырылганнарның 59 проценты эчә торган суны өйдәге краннан, 41 проценты чишмәдән алуын әйткән. 82 процент, Актаныш суының сыйфатыннан канәгать, 18 процент разый түгеллеген белдергән. Эш яки уку урынында эчә торган су юклыгын 69 процент караучыбыз хәбәр иткән. Дөрес туклануга да әллә ни өстенлек бирми безнең халык: җавап бирүчеләрнең 33 проценты гына “ПП”да икәнлеген әйтте.

“ПП”дамы, түгелме- сәламәтлек өчен иң мөһиме- тиешле күләмдә су эчәргә кирәк. Бүген көн саен коронавирус белән авыручылар саны арткан вакытта табиблар сыеклыкны аеруча күп эчәргә куша. Алда әйтеп үткәнчә, халык чишмә суын сатып алырга да риза. Безнең стористагы сорашуда 59 процент актанышлы суны сатып алырга теләвен әйткән, димәк, су эчү культурасы бездә формалашып килә. Инде һәркем өчен “доступный” суны гына табарга кирәк!

Хөрмәтле эшмәкәрләр!

Әйдәгез, Актанышта су сату нокталары булдырып карыйк әле. Мөгаен, су бизнесы сезне табышсыз калдырмас. Ә оешма- предприятие җитәкчеләре эш урынында су тулы савытлар куймый калмас, кайчандыр көтү өчен урындыклар да бик сирәк оешмада гына бар иде, хәзер исә кая гына керсәң дә уңайлыклар тудырылган. Чит илләрдәге су эчү урыннары , озакламас, бездә дә киң колач җәеп үз урынын табар, замана шуны таләп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International