Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева мәктәп директорлары белән киңәшмә уздырды. Киңәшмәнең беренче көн тәртибендә мәктәп укучыларының яңа уку елындагы өлгереш дәрәҗәсен бәяләү куелган иде. Район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гөлназа Имамразыева чыгарылыш, ягъни унберенче һәм тугызынчы сыйныфларда үткәрелгән кисем нәтиҗәләре белән таныштырды. Рус теле һәм математика фәннәреннән контроль эш билгеләре әле канәгатьләнерлек дип булмый. Районның мәгариф җитәкчелеге һәр мәктәп буенча эш нәтиҗәләрен анализлады, уку йортлары директорларына методик киңәшләр бирелде.
Ләйсән Фоат кызы “Үз-үзеңне алдау белән шөгыльләнү бүген кирәк түгел, укучыларга укытучылар тарафыннан билгеләр объектив куелсын!”- дигән таләпне җиткерде.
.png)
Казан дәүләт аграр университеты профессоры Харис Мусин үзенең студентлары белән ике көн дәвамында авыл җирлеге башлыкларын яшелләндерү буенча укытты.
Хакимият бинасында оештырылып килүче чираттагы брифинг бүген көн кадагына куелган мөһим мәсьәләләрнең берсе – Актаныш районында физик һәм юридик затлардан салым җыюның барышы, салым түләү тәртипләренә багышланды.
.jpg)
22 октябрь көнне Актаныш районына Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе, казый, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров килде. Ул “Яшьлек” мәдәни үзәгендә авыл имамнары белән очрашты. Очрашуны районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин ачты. Чарада район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова катнашты.
Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Рамил кызы Сираева җитәкчелегендә район Советының утырышлар залында эшмәкәрләр белән киңәшмә узды.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 9 нчы номерлы районара инспекциясенең исәпкә алу һәм салым түләүчеләр белән эшләү бүлегенең баш дәүләт салым инспекторы Дилбәр Курмакаева Бердәм керемгә салымны гамәлдән чыгару һәм башка салым салу системаларына күчү турында аңлатты, шулай ук касса аппаратларын куллану кагыйдәләре белән таныштырды. Эшмәкәрләр бу юнәлештәге сорауларын белгечкә юллап, төгәл җавап алдылар.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Чаллы шәһәре идарәсе җитәкчесенең Актаныш районындагы урынбасары Луиза Мәхиян кызы Хафизова коронавирус белән авыручыларның кискен артуын, эшмәкәрләрнең саклану чараларын көчәйтүләрен сорады.
Эшмәкәрләр фонды җитәкчесе Алмаз Нурлыев Россия, Татарстан хөкүмәте тарафыннан эшмәкәрләргә күрсәтелгән ярдәм турында аңлатты.
2020 елның 27 октябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Олейник Павел Михайлович гражданнарны бергәләп кабул итә.
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:
Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
22 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр. 2020 елның 23 октябрендә
Татарстан Республикасы территориясендә
- томан;
- юлларның аерым участокларында бозлавык ясалырга мөмкин;
- көчле җил 16 м/с ка кадәр җитә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;
3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;
5. Транспорт агымын каршы яклап кына хәрәкәт итәргә;
6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Бозлык вакытында:
Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә резин накорник яки очланган шиплар белән махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр Сез таеп китсәгез, төшегез биеклеген киметү өчен утырыгыз.
Табигатьтә актив ял яратучыларга үзләре белән элемтәнең төзек чараларын, навигация приборларын алырга киңәш ителә. Күренеш начарайганда, урында ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
Бозлык һәм җил юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормоз белән кулланмаска: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Туктауларда күз күреме югары булган жилетны кулланырга.
Мөмкин булганда, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә, урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Йөрүче транспорт каршында трассаны йөгереп чыкмаска, чөнки машинаның тормоз юлы шомартылган юл белән каплануы аркасында автомобиль шактый арта. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Югары күренүчәнлек жилетыннан файдалану яисә яктылыкны кире кайтара торган элементларны киемгә беркетү
Машина йөртүчеләргә:
1. Автомобильдә хәрәкәт иткәндә узып китүләрдән баш тарту.
2. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;
3. Кисәк тормозлардан качарга, кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк;
4. Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтүче сигнал биреп, тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк;
5. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;
6. Хәрәкәтле урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшүләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итә торган тизлек белән хәрәкәт итәргә.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;
3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;
5. Транспорт агымын каршы яклап кына хәрәкәт итәргә;
6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
2020 елда программалаштыру, цифрлы маркетинг, зур мәгълүматлар, маркетинг һәм цифрлы икътисадның башка компетенцияләре буенча курсларда илнең 48 төбәгеннән 33 000 россияле бушлай белем ала алачак. Дәүләттән персональ санлы сертификатларны бирү «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм проектының «санлы икътисад өчен кадрлар»федераль проекты кысаларында 15 октябрьдән старт алды.
2012 елның 29 июнендәге 97 санлы федераль закон нигезендә, 2021 елның 1 гыйнварыннан вакытлыча керемгә (ЕНВД) бердәм салым рәвешендә махсус салым режимы гамәлдән чыгарыла.
2021 елның 1 гыйнварыннан ЕНВД гамәлдән чыгарылган барлык салым түләүчеләргә, Россия Федерациясе субъектына һәм эшчәнлек төренә бәйсез рәвештә, кагылачак. Шул ук вакытта, ЕНВД салым түләүчесе сыйфатында салым исәбеннән төшерү турында гариза бирергә кирәкми - исәптән төшерү автомат рәвештә башкарылачак.